Songtexte.com Drucklogo

Torle Heller Songtext
von Gauga

Torle Heller Songtext

Синең турыңда яңгырыйсы килә,
Яннарыңда буталасы килә!
Капканымны чокыйм тирәнерәк –
Әллә эләгерсең дә,
Әллә бирешерсең дә,
Үлеп кыстый сине миңа йөрәк!

Төрле хәлләр булала
Җилләр хәлне алала
Әммә синең нурыңа
Ипләп кенә кагыла
Илһамлана да югала


Синең турыңда мактанасы килә,
Алларыңа төшеп сузыласы килә!
Ауларымны саламын ешырак!
Әллә тотылырсың да?
Кереп буталырсың да!
Үлеп кыстый сине миңа йөрәк!

Төрле хәлләр булала
Җилләр хәлне алала
Әммә синең нурыңа
Ипләп кенә кагыла
Илһамлана да югала

Ку мине галәмгә
Мин кайтырмын кире
Кесәләргә тутырып
Мөлдерәгән йолдызны!
Ку мине диңгезгә,
Кайтырмын мин әйләнеп
Учларыма тутырып
Мөлдерәгән энҗене!

Songtext kommentieren

Log dich ein um einen Eintrag zu schreiben.
Schreibe den ersten Kommentar!

Fans

»Torle Heller« gefällt bisher niemandem.